Ябыштыру. Кисеп ябыштыру сәнгатенә кызыксыну уяту, аның эчтәлеген катлауландыра һәм төрле сурәтләү

Кисеп ябыштыру сәнгатенә кызыксыну уяту, аның эчтәлеген катлауландыра һәм төрле сурәтләү мөмкинлекләрен киңәйтә бару.

Туры сызык буенча башта кыска, аннары озынрак тасмалар кисәргә өйрәтү. Төсле кәгазьдән киселгән тасмалардан предмет сурәтләргә өйрәтү. Сирень, артыш чәһәкләреннән торган композиция төзү өчен, өзек-өзек аппликация техникасы белән таныштыру.

Чәчәкләр, җиләк-җимешләр һ. б. ны ясау өчен, квадраттан түгәрәкләр һәм турыпочмаклыктан оваллар кисәргә күнектерү. Бизәү максатыннан полосада, квадрат, түгәрәктә декоратив бизәкләр төшерергә өйрәтү. Ритм-тоемлау хисен уяту.

Бер бит кәгазьдә берничә предметны кисеп ябыштыру юлы белән (урам, шәһәр), балаларны сюжетлы аппликация төзүгә якын китерү. Пөхтә эшләү күнекмәләре булдыру.

Татар декоратив-гамәли сәнгатенең үрнәкләре буенча әзер формалардан (чәчәкләр, күбәләкләр, кошлар) коллектив композиция төзегәндә, үзара ярдәмләшеп эшләү теләге уяту.

Әвәләү

Әвәләп ясау белән кызыксынуны үстерү; балчыктан (тозлы камыр, пластилин) әвәләү күнекмәсен камилләштерү.

Зур кисәктән кечерәк кисәкләр өзеп яки чеметеп алу, аларны бармаклар ярдәмендә түгәрәкләп тәгәрәтү, өлешләрне тоташтыру (чәчәк, гранат, миләш җимешләре); янчелгән шарның өстен шомарту, җиңел генә тарттырып, кырыйларын чеметкәләп чыгу - бөрү (гөбәдия, вак бәлеш һ. б.) күнекмәләре формалаштыру. Махсус таякчык (стека) ярдәмендә ике яки дүрт кисәккә бүлеп (бәлеш кисәкләре), килеп чыккан форма­ларны үзгәртергә тырышуларын хуплау.

Яңа форма барлыкка китерү өчен, шарның уртасын янь­чеп, чокыр ясау ысулын куллану. Махсус таякчыкны файда­лану ысуллары белән таныштыру. Әвәләп ясалган әйберләргә шушы таякчык ярдәмендә милли бизәкләр төшерергә омтылу­ларын хуплау.

Балчык (тозлы камыр, пластилин) белән пөхтә итеп эшләргә күнектерү.

Әвәләп ясалган әйберләрне күмәк композициягә (тә­линкәдәге сый, чәй сервизы һ. б.) берләштерү. Уртак эш нәтиҗәсен күреп шатлану хисләре уяту. Декоратив әвәләп ясауда халык уенчыклары үрнәкләре (Шәмәрдән, Актүбә һ. б. уенчыклар) буенча иң гади образлар тудырырга теләк уяту.

Өстәл театрында куллану өчен, татар халык әкиятләре бу­енча сюжет әвәләп ясауга кызыксыну һәм теләк тудыру. Бала­ларда өлкәннәр белән уртак эш нәтиҗәләрен күреп шатлану хисләре уяту.

Комплекслы – тематик план

Рәсем

Ай атна Эшчәнлек темасы Бурычлар
сентярь I “Матур чәчәкләр”   Балалаларны чәчәк өлешләре белән таныштыру;эстетик тәрбия бирү; сайлап алу күнекмәләрен үстерү; кисточканы дөрес кулланырга өйрәтү.
III “Алмагачта алмалар” Агач рәсемен ясарга өйрәтү.Агачның кәүсәсе, ботаклары, яфраклары, алмалары турында әйтү. Карандаш белән ясау алымнарын ныгыту
октябрь   I “Алъяпкыч бизибез” Балаларны аляпкычта төрле халык орнаменты бизәкләре төшерә һәм аны чиста итеп эшли белергә өйрәтү, үз эшләреннән кәнагатьләнү алу.
III “Алтын һәм гади йомыркалар”   Овал формасындагы әйберләрне ясарга һәм чиста итеп кырыйга чыгармыйча буярга, “очлы башлы”, “түгәрәк башлы” төшенчәләрен аңларга(йомырканың бер башы түгәрәгрәк, икенче башы очлырак)ярдәм итү.
ноябрь I “Свитерга бизәк төшерәбез”   Түгәрәкләр, юллар, таныш элементлар кулланып кәгаздән киселгән өс киемен бизи белүне ныгыту; төсләрне дөрес сайларга өйрәтү;балаларда мөстәкыйльлек һәм эстетик тойгылар үстерү.
III “Әнием портреты”   Әниләргә хөрмәт хисе тәрбияләү;портрет рәсемләү күнекмәсен ныгыту; пумаланы дөрес тотып, чиста-пөхтә эшләүләренә ирешү
декабрь I “Кар кызы”   Тун кигән кар кызын сурәтләргә өйрәтү (җилкәдән туны аска таба киңәеп киткән); пумала һәм буяу белән рәсемләүне ныгыту, тунның буявы кипкәч кенә бизәкләрне төшерергә күнектерү.
III “Яңа ел белән котлау открыткалары”   Мөстәкыйль рәвештә рәсемнең эчтәлеген уйлап чыгарырга һәм уйлаганны рәсемдә күрсәтергә өйрәтү;рәсем ясауның техник алымнарын ныгыту(буяуларны дөрес куллану, пумала юарга һәм киптерегә күнектерү). Балаларның эстетик тойгыларын,фантазияләрен үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү
гыйнвар I “Минем яраткан уенчыгым”   Балаларны рәсемнәренең эчтәлеген уйлап ясарга, өлешләренең формаларын күрсәтеп ясарга өйрәтү.Буяулар белән эшли белүләрен ныгыту, мөстәкыйльлек тәрбияләү, ясаган рәсемнәре турында сөйли белүләренә ирешү.
III “Яулыкка бизәк төшерү(дымка бизәге)” Дымка уенчыгы һәа аның бизәкләре белән танышу. Бизәкләрнең элементларын аерырга (туры кисешкән юллар, нокталар) өйрәтү.
февраль I “Тармаклы агач”     Агач сурәтен ясаган вакытта аның юан һәм нечкә ботакларын карандашны каты һәм әкрен басып ясарга өйрәтү; яхшы нәтиҗәләргә ирешергә күнектерү, иҗадилыкны үстерү.
III “Матур кошчык”   Түгәрәк һәм овал формаларын берләштереп кошчык ясарга өйрәтү. Аның томшыгын, тәриләрен ясау алымнарын аңлату, чиста эшләү күнекмәләрен бирү
март I “Матур чәчәкләр атты”   Балаларны төрле формалар китереп чыгара торган хәрәкәтләр белән матур чәчәкләр ясарга өйрәтү; балаларда эстетик тойгылар үстерү, төсләрне уйлап сайлап алырга күнектерү; матурлыкны күрә белергә өйрәтү.
III “Курчакның күлмәген бизәү”   Балаларны таныш элементлардан (сызыклар, нокталар, түгәрәкләр)бизәкләр төзергә өйрәтү. Бизәкләрне ясаган вакытта һәр бизәккә пумала белән эшләүнең үз алымын куллану. Балаларда иҗадилык, эстетик тойгылыр, күзаллауларын үстерү
апрель I “Әкияттәге теремкәй”   Балаларны рәсемдә әкият образын чагылдырырга өйрәтү. Образлы күзаллауны, теремкәйне бизәгәндә мөстәкыйльлек һәм иҗадилык үстерү. Бизәүнең төрле алымнарын кулланырга күнектерү.
III “Минем яраткан курчагым”   Рәсемдә яраткан уенчыкларның образын ясарга өйрәтү; ясаган рәсемнәрне карап иң матур рәсемне сайлый белү һәм ни өчен ул рәсем матур икәнлеген аңлату. Формаларны дөрес күрсәтә белүне, кеше фигурасының өлешләрен дөрес урнаштыруны аңлату. Бөтен битне тутурып ясарга өйрәтүне дәвам итү.
май I “Самолетлар оча” Карандашка төрлечә басып, болытлар аша очкан самолетларны рәсемдә ясарга өйрәтү. Образлы күзаллауны үстерү. Ясаган рәсемнәренә карата эмоциональ һәм уңайлы тойгылырны уяту.
III “Бәйрәмчә бизәлгән йорт” Рәсемнең эчтәлеген уйларга өйрәтү. Иҗадилыкны, үзлегеннән эшләүне тәрбияләү.

Комплекслы – тематик план




Прочитайте также: