Биремнәр. 1. Түбәндәге тексттагы сүзләрне генетик һәм контактлар юлы белән барлыкка килгән

1. Түбәндәге тексттагы сүзләрне генетик һәм контактлар юлы белән барлыкка килгән төрләргә аерыгыз, төрки чыгышлы лексиканы нинди критерийлардан чыгып билгеләдегез? Аларга хас төп билгеләрне атагыз.

Көн артыннан көн үтә, ел артыннан ел.

Нурия әтисеннән укырга-язарга өйрәнде. Әтисе аны, күкрәгенә кысып, аркасыннан сыйпый. Нурия инде зур – ун яшендә, аркасыннан сыйпаганга ояла.

Мең тугыз йөз унынчы елның декабрь урталары. Габбас мулла йортынан кара туры айгыр җигелгән артлы чана Салагышка терәп, төлке толыплы Габбас мулла утыра; аңа каршы мамык юрган эченнән алсу бите генә күренеп калган Нурия бара. (Г. Ахунов).

2. Өзектә төрки -татар сүзләрен һәм алынмаларны аерыгыз.

Ул көнне Миләүшәләрне колхозның алма бакчасына алма җыярга җибәргәннәр иде. Унберенче класста укый башлаган тугыз кыз һәм егет, бакчага килеп керү белән, сентябрьнең талгын җиле һавага тараткан тәмле алма исенә исерешеп, бераз шаяртып алдылар. Миләүшәнең күңеле аеруча күтәренке иде. (Ф. Яруллин)

3. Түбәндә бирелгән төрки чыгышлы сүзләр хәзерге татар телендә семантик яктан нинди үзгәрешләр кичергәннәр?

Ал – низ, нижняя часть; бала – детеныш животного, птинец, щенок; слуга, помощник; бак – внимательно смотреть, обозревать, разгадывать; түмән – 10 тысяч; множество, большое количество; угыл – ребенок, мальчик; сын; детеныш животных; алып – меткий стрелок; герой, богатырь, витязь; отважный, храбрый; отвага, храбрость, мужество; ат – имя; титул, звание; название, наименование, тәңре – небо; бог, божество; божественый; повелитель, господин; аз – сбиваться с пути, заблуждаться; чаб – слава, известность, молва; тун – платье, одежда; имлә - лечить, исцелять.

4. Р. Әхмәтьяновның “Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге” (2001) ярдәмендә түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз, һәрберсенә тамырдаш сүзләр китерегез:

җый-у, сөйрә-ү, тукмак, чайка-у, чал-у, юри, яшен, җитез, адаш.

5. Рус телендә кулланыла торган төрки чыгышлы сүзләрне укыгыз, татар һәм рус телләрендә әйтелеш, язылыш үзенчәлекләрен күрсәтегез, кулланылыш активлыгын билгеләгез.

Шаровар, аркалык, штан, тесьма, караул, кирпич, беркут, башлык, бахча, тюфяк, товар, чугун, каблук, барсук,атаман, есаул, карандаш, ярлык, лачуга.

6. Әлеге кеше исемнәренең мәгънәләренә игътибар итегез, семантик яктан исем нигезендә яткан сүз белән антропонимның бәйләнеше ничек дип уйлыйсыз? Бу исемнәрнең генезисын аңлатыгыз.

Чәчәк, Тукай, Нугайбәк, Алтынай, Барлас, Энҗе, Аяз, Арслан, Чулпан, Алмас, Үзбәк, Айсылу, Миңнетимер, Кояш, Казак, Таңсу, Бүләк, Алтынчәч, Күккүз, Акбаш, Каракүз.

7. Түбәндә хәзерге төрки телләрдә кулланыла торган сүзләр бирелгән. Аларның татар әдәби телендә һәм диалектларда кулланылыш дәрәҗәсен билгеләгез. Мәгънә үзгәреше булса, аңлатыгыз.

Бичү (әзерб.) - уру, йорт (алт.) - авыл, сан (крымчак) – бот, язык (төрек) – гөнаһ, җик (уйг.) – күп, йылдырым (кырым-татар) – яшен, ут (тув.) – үлән; ут, мингоёк (үзб.) – кыргаяк, дудах (крымчак) – ирен, үк (нугай) – әни, кой (караим) – сарык.

8. Бирелгән парлы сүзләрнең компонентларын килеп чыгышын сүзлек ярдәмендә аерыгыз.

Мал-туар, җылау-сыктау, тирә-як, бәла-каза, савыт-саба, моң-сагыш, кыз-кыркын, вак-төяк, әйләнә-тирә, таныш-белеш, рәхим-шәфкать, сау-сәламәт.

9. Җөмләләрдән парлы сүзләрне табыгыз, компонентлар арасында нинди бәйләнеш булуын күрсәтегез, мәгънә белдерү үзенчәлеген ачыклагыз, аларның телдә кулланылыш активлыгын билгеләгез.

1) Җылау-сыктау, тиргәү һәм каргану белән тирә-як тулды. (Г. Ахунов) 2) Ләм-мим сүз әйтмичә ярты сәгатьләп утыргач кына капкаларын ачты. (Ф. Галиев) 3) Хан илгә бәла-каза килде. (Н. Фәттах)

4) Гүр эчендә күп матурлык бозылачак,

Җиде әгъза сеңерләре өзеләчәк,

Елан-чаян, корт-кырмыска тезеләчәк,

Авыз-борын, тел-тамактан үтәр инде. («Идегәй»)

5) Мин, аның йөрәгенә кулымны куеп, эсселе-суыклы булдым. (М. Мәһдиев) 6) Әнә шул мөнәҗәтләрнең җанны актарып ала торган моң-сагышы мине әйтеп бетергесез тәэсирләндерә… (Г.Ахунов) 7) Чыршының бәйрәм күлмәгедәй киң ябалдашлары ап-ак карга сыгылып-сыгылып төшкән. (Р. Мөхәммәдиев)

Өй эше: Борынгы төрки сүзлектән qurt, qut, bojun, ar, saba, ajak, jala сүзләрен табыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз. Хәзерге татар телендә кулланылыштан аермасы бармы, булса нинди?

Сораулар:

1. Гомуми лексик фондның нинди төрләре бар?

2. Төрки лексикага хас фонетик-морфологик, лексик-семантик үзенчәлекләрне санагыз.

3. Хәзерге татар телендә борынгы төрки сүзләр семантик яктан нинди үзгәрешләр кичергәннәр? Мисаллар өстендә аңлатыгыз.

ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНДӘ ГАРӘП ҺӘМ ФАРСЫ АЛЫНМАЛАРЫ

Әдәбият:

1. Әүхәдиев И. Ш. Гарәп алынмаларының фонетик үзләштерелүе турында// Татар тел белеме мәсьәләләре. 3 нче китап.-Казан, 1969.

2. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.-Казан, 1993. 1-2 томнар.

3. Зәйнуллин Җ. Г. Шәрык алынмалары сүзлеге.- Казан, 1994.

4. Мәхмүтов М.И. Татар әдәби теленә кергән гарәп-фарсы элементлары.//Гарәпчә - татарча-русча алынмалар сүзлеге. -Казан, 1993, II том.

5. Мөхиярова Р. Х. ХХ гасырның 80 – 90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы. - Яр Чаллы, 2000.

6. Рамазанов Ш. А. Татар теле буенча очерклар. - Казан, 1954.

7. Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре ни сөйли? - Казан, 1998.

8. Сәгыйтов Р. Татар теленең синонимиясендә гарәп-фарсы алынмалары// -Мәгариф.- 1992. - № 10.

9. Таҗиева Л. К. Татар телендә гарәп алынмалары.- Казан, 1972.

10. Федорова Э.Н. Татар халык мәкальләрендә гарәп һәм фарсы алынмалары. – Казан, 2004

Гарәп һәм фарсы алынмалары   Кайбер фонетик билгеләре 1. сингармонизм законы һәр очракта да сакланмау; 2. [һ], [х], [ﺀ],[ғ], [д], [з], тартыклары кулланылу; 3. сүз басымының соңгы иҗеккә төшмәве.  
  Кайбер грамматик билгеләре 1. сүзләрдә җенес төрләнеше күзәтелү; 2. сүз ахырында исемнәрдә -әт-ат-ят, рәвешләрдә -ан-ән кушымчалары килү 3. фарсы сүзләрендә сүз башында ба-,би-, на-нә килү 4. куш тартыклар булу (әмма, кыйммәт)

Прочитайте также: