Биремнәр. 1. Җөмләләрдәге сүзләрнең нинди стильләрдә кулланылуын күрсәтегез

1. Җөмләләрдәге сүзләрнең нинди стильләрдә кулланылуын күрсәтегез.

1) Углеводородларның гологенлы кушылмаларына селтеләрнең спиртлы эремәләре тәэсир иткәндә гологеноводород аерылып чыга һәм икеле бәйләнеш углеводород барлыкка килә. (Дәреслек) 2)-Куркытма! Синең ише фраерларны күп күргән мин! Ачуны китерсәң, үзең китеп бармагаең анда… Мин дә шаярырга яратмыйм. (Ә.Сафиуллин) 3) Алпавыт утарларына һәм биләмәләренә һөҗүмнәр, крестьян хуҗалыгындагы кризис, крестьяннарның җирләре аз булу патша хөкүмәтен реформалар юлына басарга этәрә. (И. Габдуллин) 4) Һи-и! Йөргән була, эчемне поштырып! Куян мамык шәл бөркәнгән булып! Әҗәткана! Ыстырам! (М. Мәһдиев)

2. Җөмләләрдән китап теле лексикасын табып, төрләрен аерыгыз.

1) Дүрт йөзгә якын фотосурәт төшергән фотографларның яшен һәм елъязманың Калининградта чыгарылуын да исәпкә алсаң, китап шактый гына бәялегә охшап тора. (“Ватаным Татарстан” газ.) 2) Үсеш дәрәҗәсе унике күрсәткеч буенча билгеләнде. 3) Коры җиргә эчкәре үк кергән диңгезләр бар. Алар океан белән бугаз аша тоташалар. 4) Административ җаваплылык, нигездә, штраф, хокуктан мәхрүм итү кебек чараларда чагыла. 5) Кешеләре белән дә, аларның алга куйган максатлары белән дә күңелләргә тирән булып уелып калган гаҗәп дәрәҗәдә катлаулы да, четрекле дә бер чор иде ул. (“Казан утлары” жур.)

3. Өзектә стиль үзенчәлекләрен күрсәтә торган тел чараларын табыгыз.

Урманда чикләвек җыйган чак искә төшә. Олы-олы керфекләрен ачып-йомып утырган кишәнкеләрне берәм-берәм капчыгыңа тутырасың. Зурлыгы имән чикләвегеннән кайтыш, ләкин бик тә чибәр һәм йомры “күчтәнәч”ләр магнит сыман гел үзенә тартып тора. Куак арты куакны сыгып төшерәсең. Дүрт чикләвекле...бишле....алтылы... Һәм менә шулчак кемдер: “Миндә сигезле!” – дип тирә-юньгә өн сала икән, ул дустыңа сокланып та, бераз көнләшеп тә карыйсың.

Әйе, беренче булуның үз ләззәте, үз рәхәте бар. Әдәбиятта да шулайрак түгелме соң? Беренче булып яңа сүз әйтәсе, яңа ачышлар ясыйсы, образлар тудырасы килә. Үзе беләме-юкмы, язучы кешенең күзәнәкләрендә, кан тамырларында югары бер халәт, энергия посып ята. Вакыт җиткәч, аҗаган булып уйнаячак энергия!

Зур гамьнәр, борчулар белән яшәү, әйтер сүзең булу шулай ук мөһим. Юкса буш сүз очырудан, чыпчыктай туктаусыз чыркылдаудан файда юк. Бака кычкыра башласа, сандугач сакаулана, дип әйтәләр бит халыкта. (Р. Низами)

4. Гади сөйләм лексикасын табып, төрләрен билгеләгез.

1) Ике атна элек сарайдан көрәкләрне алганнар, өйдән эмаль кәчтрүлне, яңа күн фуражкамны чәлдергәннәр (З. Хәким) 2) - «Дыр» белән «бугай» егерме беренче елны чәчкәннәр иде дә, басуларда шымытыр гына үсеп чыкты, - дип чәнечте Мәфтуха егетне. (А.Гыйләҗев) 3) Шул арада Сафа җирдә аунаган тупас чынаякны алды да, ачу белән читкә ыргытып, Гарифның яңагына кундырды. (Ш. Камал) 4) …Бәй, прокурорны йомдырганнар түгелме?! ( А. Гыйләҗев) 5) - Соң бит бөтен генераллар, барлыке әфисәрләр, адвокатлар , докторлар бу якта. (К. Тинчурин) 6) Бераздан малларның бик эспижиләре булыр. (Г. Камал) 7) Һи-и, исегез киткән икән, мондыйларны гына бөккән бар инде! (М. Мәһдиев) 8) -Кара син аны, тәмле тамакны! Нинди оста сөйләшә, - диде Вафа. (М. Галәү) 9) Бояр Нурдидә өч җәпле үткер сәнәген бар көченә эскертнең боз бүксәсенә кадады. (А.Г.) 10) Крестьяннарның читән буйларында чүбек чәйнәп уздыра торган вакытларына да кысылабыз. (Ш.Рәкыйпов)

5. Эмоциональ төсмерле сүзләрне табыгыз, нинди хис белдерүен аңлатыгыз, эмоциональлек белдерелү чараларын күрсәтегез.

1) -Хәзер үк илтеп бушат йөгеңне, алланың ачы каһәре суккыры! – дип чыжылдады. (М. Мәһдиев) 2) Гөлнур: - Болай да колаклар шаулый, урамда каркылдашыгыз, - дип, пырылдатып куып чыгарды. (Н. Гыйматдинова) 3) Гыйльми түти, нишләргә белмичә, каушап, арлы-бирле килде: - И, җанкисәкләрем! Ниләр генә әйтим?! Нинди изгелекләр белән генә кайтарыйм? (Г. Бәширов) 4) Нәрсә син әвене янган кеше кебек торасың? – диде Кәшифә. (Г. Ахунов) 5) И ходаем! Иртәгә дә яумас микәнни! (Н. Исәнбәт)

6. Аерып бирелгән сүзләр нинди мәгънәдә кулланылалар?

Май талпанның сулыш ала торган органын каплый һәм берничә минуттан аны суырып чыгару җиңеләя. («Ватаным Татарстан» газ.) 2) - Минеке буласыңмы? – диде ул, пышылдап, кайнар сулышын өреп. (Н. Фәттах) 3) Быел тамырлылардан алган уңыш күңелне сөендерә («Татарстан яшьләре» газ.) 4) Аның тамырлары мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗаниларны биргән Әтнә районына барып тоташа. 5) Галимнәр раславынча, Җир шарын дүрт катлам «тышлык» чорнап алган. («Мәдәни җомга» газ.) 6) Бәлеш тышлыгын йомшак итеп җәергә кирәк. (Татар календаре)

7. Җөмләләрдәге сүзләргә лексик анализ ясагыз.

Бу хатны алганда Гәрәй морзаның картада зур акча оттырып, кәефе бозылган чак иде. Хат аның кәефсезлеген тагын да арттырып җибәргәндәй булды. Ул, кабинеты буенча әрле-бирле чабып йөргән хәлдә, улы исеменә ярсулы сүзләр яудырырга тотынды:

- Аһ, көчек! Авызыннан ана сөте кипмәгән, үз әтисенә фәлсәфә сата бит… (М. Галәү)

Сораулар:

1. Лексик берәмлекләрнең төрле стильләрдә кулланыла алуын сез ничек аңлыйсыз?

2. Татар теле лексикасы төрле стильләргә мөнәсәбәттә ничек аерыла?

3. Стильара лексикага нинди үзенчәлекләр хас?

4. Сөйләм теленең үзенчәлекләрен атагыз. Аның нинди төрләрен беләсез?

5. Китапча лексика нинди стильләрдә кулланыла?

6. Эмоциональ-экспрессив мәгънәле сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз?

КУЛЛАНЫЛЫШ ДӘРӘҖӘСЕ ЯГЫННАН ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ СҮЗЛЕК СОСТАВЫ

Әдәбият:

1. Әхәтов Г. Х. Татар теленең лексикасы.- Казан, 1995.

2. Зинина А. С.Проблемы устаревания и утраты слов в лексике татарского языка // Взаимовлияние и взаимообогащение языков народов СССР. – Казань, 1982, с. 168-180.

Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы
Актив лексика - телдә еш очрый торган, сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла һәм көндәлек кулланылышта булган сүзләр. Пассив лексика - көндәлек тормышта даими кулланылмый торган, татар теле лексикасының хәзерге хәлен билгеләүдә төп күрсәткеч булмаган, төшенчәсе әһәмиятен югалтып, телдән төшеп калган яисә яңа гына туып, телдә кереп урнашырга өлгермәгән сүзләр.
Пассив лексика
Искергән сүзләр неологизмнар
тарихи сүзләр архаизманр гомумтел неологизмнар окказиональ сүзләр
       

Анализ үрнәге: 1. Өзектәге сүзләрнең активлык һәм пассивлык дәрәҗәсе ачыклана.

2. Пассив лексиканың төркемчәсе күрсәтелә.

Кем итәр икән аны атасы – каравыл башымы, агачымы, таварлык башымы, битекчеме? (Н. Фәттах) Кем, итәр, икән, аны, атасы сүзләре хәзерге телдә дә кулланыла, актив лексикага керәләр, каравыл башы, агычы, таварлык башы, битекче – пассив сүзлек составының искергән лексика төркеменә керәләр, тарихи сүзләр.


Прочитайте также: