Урта мәктәп укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Тел буенча бирелгән белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен, язуда дөрес кулланылышын тикшерү максатыннан, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр - диктант, изложение һәм сочинениеләр яздырыла. Диктантларны бәяләгәндә, орфографик һәм пунктуацион хаталарның саны, ә изложение белән сочинениеләрдә исә, орфографик һәм пунктуацион хаталар белән бергә, теманың ачылу дәрәҗәсе, язманың тел байлыгы (С), грамматик ялгышлары (Г), логик (Л) һәм фактик (Ф) хаталар исәпкә алына.

Язма эшләрдә җибәрелгән хаталар тупас һәм тупас булмаган хаталарга бүленеп йөртелә.

Тупас хаталарга алдагы сыйныфларда һәм агымдагы уку елында үтелгән орфографик, грамматик һәм пунктуацион кагыйдәләргә караган хаталар керә.

Тупас булмаган орфографик хаталар:

- укучы үзе төзәткән орфографик хаталар (өч хатасын үзе төзәткән укучының эше бер баллга түбән бәяләнә);

- язылышы татар теле кагыйдәләренә туры килмәгән ялгышлар (Акъегет, көньяк, төньяк һ. б.);

- мәгънәләре төрлечә кулланылган кушма яки тезмә сүзләрне бутап язу (аш казаны - ашказаны, бер ук - берүк, кай-вакыт - кайвакыт, ике йөзле - икейөзле, ил гизәр - Илгизәр, өй алды -өйалды һ. б.)

- программа нигезендә өйрәнү күздә тотылмаган яки соңрак үтеләчәк теоретик материалларга караган орфографик һәм грамматик, пунктуацион хаталар;

- беренче тапкыр очраган алынма сүзләрне, шулай ук тар профессиягә караган атамаларны язудагы хаталар;

- дәреслектә күрсәтелмәгән очракларга караган сүзне юлдан-юлга күчерүдә ялгышу.

Тупас булмаган пунктуацион хаталарга, җөмлә эчендәге синтагмаларны яки кушма җөмлә өлешләрен аеру өчен, функцияләре бердәй булган тыныш билгеләренең берсе урынына икенчесен кую (теркәгечләрдән башка бәйләнгән ике тиңдәш кисәкнең берсен икенчесенә каршы куюны белдергән
очракта сызык яки өтер кую; берничә тыныш билгесе бергә очрашкан урыннарда ялгышу, үзара бик тыгыз бәйләнештәге гади җ-не өтер, сызык яки ике нокта белән аерып язу; тезмә кушма җөмләләрнең өлешләрен нокта белән аерып, шул фикерне гади җөмләләр итеп бирү) керә.

Язма эшләрне бәяләү

5ле куела:

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

- фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә,

- татар әдәби теленең орфографик һәм орфоэпик нормалары (сүзнең язылышы һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса,

- җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр - иҗекләргә; җөмлә сүзтезмәләргә һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә,

- тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

- интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса, Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

4ле куела:

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

- кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә,

- сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса,

- җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә, Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;

3ле куела:

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3 -4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә, Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә, Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса

2ле куела:

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса, Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса, Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа, Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә
җавап алынганда.

Төп һәм урта гомуми белем бирү бирү мәктәпләре өчен татар теле программаларының төзелеш принциплары, структурасы һәм эчтәлеге.

Программа (грек. "алдан язу”) – укучыларга т.т. буенча бирелә торган белем һәм күнекмәләрнең эчтәлеген һәм күләмен алдан билгели торган дәүләт документы.

Бүгенге көндә татар телен укыту, укучыларның әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып, 3 юнәлештә бара: татар мәктәпләрендә т.т. укыту, рус мәктәбендәге татар балаларына т.т. укыту һәм рус мәктәпләрендәге рус телле балаларга т.т. укыту. Дәүләт стандарты нигезендә т.т-нән гомуми белем бирү программалары өч баскычка бүленә, һәрбер баскыч билгеле бер максатта төзелә, белем бирүнең мәҗбүри минимумына нигезләнә. Татар теле буенча гомуми белем бирү максатларына ирешү коммуникатив, лингвистик, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру аша бара. Татар теленнән гомуми белем бирүнең үрнәк дәүләт стандарты бар, ләкин аны Федераль дәүләт стандартына туры китереп эшләргә кирәк.

1996 елдагы прогр.:

- 5 кл. – башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау, тирәнәйтү; фонетика, орфоэпия, графика һ. орфография бүлекләре буенча б.бирү; лексика һ. сөйләм культурасы, сүзлекләр, сүз ясалышы турында белем һәм күнекмәләр бирү;

- 6 кл. – үткәннәрне кабатлау + морфология;

- 7 кл. – сүз ясалышы + морфол. кабатлау + гади җ. синтаксисы;

- 8 кл. – туры һ. кыек сөйләм, тезмә һ. иярченле к.җ., катлаулы төзелмәләр, тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү, пунктуацияне кабатлау;

- 9 кл. – 5-8 кл. үткәннәрне кабатлау, стилистика һ. сөйләм культурасы, тел турында гомуми мәгълүмат бирү;

- 10 кл. – 9 кл. кабатлау; төрки халыклар өчен гомуми булган борынгы әдәби тел, иске төрки тел, иске т.т., хәзерге т.т., рун язуы, гарәп язуы, гарәп, латин, рус графикасы турында өйрәтү;

- 11 кл. – телнең иҗтимагый әһәмияте тур.белемнәрне тирәнәйтү, төрки, славян телләре; Идел, Крым татарлары; татар этнонимикасы, татар топонимиясе, т.т. галимнәре һ.б. тур. белем һ. күнекмәләр бирү.


Прочитайте также: